Министрлыкта 2020 елда Татарстан территориясендә халыкка су транспорты белән хезмәт күрсәтү буенча конкурс узды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2020 елда Татарстан территориясендә шәһәр яны элемтәсендә халыкка су транспорты белән хезмәте күрсәтүне оештыру буенча конкурс үткәрелде.

Конкурска Казан, Чистай һәм Яр Чаллы елга портларыннан халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру белән бәйле 3 лот куелган иде. Конкурста катнашу өчен 3 гариза бирелгән.

Гаризаларны бәяләү һәм чагыштыру нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләде.  Казан һәм Чистай шәһәрләренең елга портларыннан халыкка транспорт хезмәте күрсәтү хокукын «Татфлот» суднолар йөрү компаниясе, Яр Чаллы шәһәренең елга портыннан – «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» ҖЧҖ яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International