«Көнчыгыш» автовокзалы «Эзләнү үзәге» ирекле эзләү-коткару берләшмәсе» һәм «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә травматизмны киметү буенча танышу дәресе үткәрә.
40 минут эчендә оештыручылар критик хәлләрдә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтәчәкләр һәм сөйләячәкләр – әйтик, аңын югалтканда, сөяк сынганда. Катнашучылар шулай ук беренче ярдәм күрсәткәндә ясалган классик хаталар турында беләчәкләр.
Дәрес 21 декабрьдә 12.30 сәгатьтә автовокзал территориясендә түләүсез узачак. Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала.
Автовокзал 06:00 дән 21:30 га кадәр эшли. Белешмәләр өчен телефон: 233-41-17.