Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 2020 нче елда Яңа Уренгойдан Казан, Бөгелмә, Пермь, Чиләбе һәм Волгоградка рейслар ача

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 2020 елда Яңа Уренгойдан Казан, Бөгелмә, Пермь, Чиләбе һәм Волгоградка рейслар ача.

2020 елның гыйнварыннан Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа юнәлешләр буенча рейслар башкара башлый.

Чиләбедән Яңа Уренгойга самолетлар 3 гыйнвардан сишәмбе һәм җомга көннәрендә оча башлаячаклар.

2020 нче елның 4 нче гыйнварыннан Бөгелмәдән сишәмбе һәм шимбә көннәрендә Яңа Уренгойга рейслар башлана.

Шулай ук 4 гыйнвардан Яңа Уренгой-Пермь юнәлеше буенча сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә очышлар башлана. 

Казаннан Яңа Уренгойга самолетлар 6 гыйнвардан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә оча башлаячаклар.

Волгоградтан Яңа Уренгойга очышлар 9 гыйнвардан пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин

Авиабилетлар сатуда. Сезгә яхшы очыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International