Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 152 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 302 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 203.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3615 кеше килгән, 3367 пассажир киткән.

17 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә. Аз гына кар, төнлә буран. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, һава температурасы -3 тән +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International