Татарстанда 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча эшләр башкаруга дәүләт контрактлары төзелгән.
Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, илкүләм проект кысаларында төбәк челтәре, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама агломерацияләре юлларын ремонтлау каралган.
Аерым алганда, киләсе елга 110 км төбәк юлларын ремонтлау каралган. Бу норматив халәтнең 47,5% ын тәэмин итә. Финанслау күләме республика бюджетыннан 715 млн. сум күләмендә планлаштырыла.
Илкүләм проект программасына Казан агломерациясенең 44,5 км юлы кергән, бу норматив халәтнең 84% ын тәэмин итә. Казанда Болотников, Фрунзе, ТЭЦ, Рихард Зорге урамнары, Даурия урамыннан Бертуган Касыймовлар урамына кадәрге участок яңа кыяфәт алачак. Финанслау күләме 2 млрд. сум булыр дип көтелә, шул исәптән федераль бюджет акчалары хисабына – 1 млрд. сум.
Яр Чаллы агломерациясендә гомуми озынлыгы 12,9 км тәшкил иткән Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр Машина төзелеше урамын, Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр Раскольников урамын һәм Залесный проспекты ремонтланачак, бу исә норматив халәтнең 80% ын тәшкил итәчәк. Ремонтка 1,360 млрд. сум бүлеп бирелгән, шуның 680 млн. сумы - федераль бюджет акчалары.
Дәүләт контракты нигезендә, Түбән Кама агломерациясендә гомуми озынлыгы 4,3 км булган Корабельная урамы белән кисешкән урынга кадәр Дөнья проспекты төзергә һәм Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәр Шинниклар проспектын ремонтларга планлаштырыла. Бу норматив халәтнең 70,8% ын тәшкил итә. Финанслау күләме 480 млн. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 432 млн.сум.
2020 елга Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын финанслауның гомуми суммасы 4,555 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан - 2, 112 млрд.сум.