ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советта илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды

2019 елның 13 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды. Утырышта Татарстанда 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре каралды.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проектының төп максатлары арасында норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлешен 46,3% тан 50% ка кадәр арттыру, норматив таләпләргә туры килә торган шәһәр агломерацияләре автомобиль юлларын 80,47% тан 85% ка кадәр арттыру, аварияләр еш була торган урыннарны 2 тапкырга - 128 дән 64 кә кадәр киметү тора.

Милли проект составына төбәк автомобиль юллары һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама агломерацияләре юллары керде. Татарстанда милли проектны финанслауның гомуми суммасы 6,062 млрд. сум тәшкил итә.

Шул исәптән гомуми озынлыгы 108,3 км булган төбәк юлларының 75 объекты ремонтланды. Финанслау күләме 1 193,9 млн. сум тәшкил итте, шуның 596,96 млн. сумы - федераль бюджет акчалары.

Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 47,3 км булган 88 объект ремонтланды. Финанслау күләме 3,028 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән 2,028 млрд. сум - федераль бюджет акчалары.

Яр Чаллы агломерациясендә 40,9 км озынлыктагы 5 объект ремонтланды, бу норматив халәтнең 78,7% ын тәэмин итә. Бу максатларга 1,360 млрд. сум бүлеп бирелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 680 млн. сум.

Түбән Кама агломерациясендә гомуми озынлыгы 9,3 км булган 5 урам яңа кыяфәткә ия булды, бу норматив халәтнең 67,2% ын тәэмин итә. Финанслау күләме 480 млн. сум тәшкил итте, шуның 432 млн.сумы - федераль бюджет акчалары.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, үткәрелгән конкурс сатулары һәм юл эшләре нәтиҗәләре буенча 5 өстәмә объектка юнәлдерелгән экономия ачыкланган. Аерым алганда, Дубравная урамы буенча тротуарлар ремонтланды. Шулай ук Алтан бистәсендәге Славная урамы, Вознесенье бистәсендәге Нардуган урамы һәм Туфан Миңнуллин урамындагы 8 нче йорт янындагы квартал эче юллары төзекләндерелде.

Милли проект буенча юл эшләреннән тыш, тормыш циклы принципларында 9 контракт төзелгән. Бу контрактларның гомуми саныннан 10,7% тәшкил итә, план 10% булганда. Шулай ук яңа технологияләр кулланып 59 контракт төзелгән, бу гомуми санның 69% ын тәшкил итә (план 10% булганда).

Гомумән алганда, Иҗтимагый совет әгъзалары 2019 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International