Татарстанның «Бигеш» аэропорты «Россиянең һава капкалары» премиясе номинанты булды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Өч ел «Бигеш» аэропорты үз категориясендә «Иң яхшы аэропорт» премиясенең төп номинациясендә җиңү яулады (2015, 2016, 2018 еллар), «Иң яхшы аэропорт 2017» номинациясендә көмеш призер булды. 2018 елда журналистларның һәм авиакомпанияләрнең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы аэропорт 2018» номинацияләрендә бүләкләргә лаек булды.

«Россиянең һава капкалары» премиясе Гражданнар авиациясе инфраструктурасының милли күргәзмәсен оештыру комитеты (NAIS), Һава транспорты федераль агентлыгы һәм тармак порталы AVIA.RU тарафыннан оештырылды.

Җиңүчеләрне, премия лауреатларын игълан итү һәм бүләкләр тапшыру Гражданнар авиациясе инфраструктурасының милли күргәзмәсе кысаларында 2020 елның 5 февралендә узачак.

Пассажирларның онлайн тавыш бирүе башланды инде. Бигеш өчен үз тавышыңны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин https://www.aviaru.net/poll_ap19/?h

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International