Ленар Сафин Татарстанның автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстанның 7 автотранспорт предприятиесе җитәкчеләре белән очрашу үткәрде.

Транспортчылар белән җентекләп сөйләшү өчен Ленар Сафин кушуы буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында икътисад һәм финанслар министрлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәренең Транспорт комитеты вәкилләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча чираттан тыш баланс комиссиясенең 2 утырышы уздырылды. Комиссия утырышлары эшендә Казаннан - «ПАТП 2» МУП, «ПАТП-4» МУП, «КПАТП-7» ҖЧҖ, «КПАТП-9» ҖЧҖ, «Республика автовокзалы» ҖЧҖ, Түбән Камадан – «Түбән Кама ПАТП» ҖЧҖ һәм «ПАТП №1» ҖЧҖ. Очрашуга нәкъ менә шулар чакырылган да иде. 

Ленар Сафинның пассажирлар йөртүчеләр белән ачыктан-ачык диалогы булды. Министр транспортчыларның борчыган проблемаларын һәм аларның икътисади хәлне яхшырту буенча тәкъдимнәрен җентекләп тыңлады. Һәм тагын бер кат проблемалы мәсьәләләрне карау һәм алар буенча конкрет карарлар кабул итү өчен, министрлыкның баланс комиссиясе утырышларында катнашу кирәклеген ассызыклады.

Комиссия утырышлары һәм узган очрашу нәтиҗәләре буенча предприятиеләрнең югалтулары расланды. Шул ук вакытта аларның финанс нәтиҗәләренә, аерым алганда, ягулык-майлау материалларына, запчастьләргә, энергия чыганакларына бәя арту, яңа алынган автобусларга лизинг түләүләре булу йогынты ясады. Министр пассажир йөртүчеләрне хуплады, шул ук вакытта предприятиеләрнең табышларының үтә күренмәлелеген арттырырга һәм пассажир эшчәнлеге буенча аерым исәп алып барырга киңәш итте.

Министр шулай ук катнашучыларга җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне оештыру буенча Мәскәү тәҗрибәсен анализларга тәкъдим итте.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Ленар Сафин кураторлык итүче урынбасарларына атна дәвамында Казанда пассажирларны йөртү бәясен яңадан карау мәсьәләсе буенча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать әзерләргә кушты. Шулай ук декабрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында автомобиль транспортының башкала предприятиеләренә күчмә тикшерүләр оештырылачак. Башкарылган эш нәтиҗәләре, алга таба карар кабул итү өчен, ТР Хөкүмәтенә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International