2020 елның гыйнварыннан Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан, Пермь һәм Самарадан Салехардка очулар башлый.
Казаннан Салехардка самолетлар 3 гыйнвардан җомга көннәрендә очачак. Казаннан 03:50 сәгатьтә кузгалып китә – Салехард аэропортына 10:00 сәгатьтә утыра. Кире якка очыш дүшәмбе көннәрендә: Салехардтан 16:40 сәгатьтә – Казан аэропортына 19:00 сәгатьтә утыра.
2020 елның 3 гыйнварыннан шулай ук дүшәмбе һәм җомга көннәрендә Пермь-Салехард рейсы эшли башлый. 6 гыйнвардан дүшәмбе көннәрендә Самара-Салехард юнәлеше буенча очышлар башланачак.
Маршрутларда 50 урынлы Канада авиалайнерлары Бомбардье CRJ-200 хезмәт күрсәтә.
Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Казаннан Салехардка бер якка очуның минималь бәясе – 7090 сумнан, Пермьнән Салехардка - 5090 сумнан, Самарадан Салехардка 8390 сумнан башлана.
Рейслар турында өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.