Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Day Against Corruption) Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы буенча ел саен үткәрелә. Бу көнне 2003 елда имза салу өчен БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән коррупциягә каршы Конвенция ачылды. Россия Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куйды.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы белгеч билгеләнде. 2019 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның төп юнәлешләреннән берсе - министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тулы һәм дөрес белешмәләр бирү кампаниясен оештыру. 2019 елның 26 мартында 2018 елда керемнәр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уздырылды. Әлеге чара барышында дәүләт хезмәткәрләре яңа методик рекомендацияләр, чикләүләрне һәм тыюларны үтәмәгән өчен дәүләт хезмәткәрләрен җаваплылыкка тарту нигезләре, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яки җайга салу һәм коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән бурычларны үтәмәү турында таләпләр белән таныштылар.
2019 елда министрлыкта дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиянең 2 утырышы узды. Шулай ук дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматларның тулылыгы һәм дөреслеге буенча 26 тикшерү үткәрелде.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан «Без - коррупциягә каршы» мәгълүмати брошюра әзерләнде. Әлеге брошюра министрлыкның рәсми сайтында http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/pamyatki-blok-shemi-instruktivnie-pisma-3974817.htm һәм министрлык фойесында урнашкан «Уяу күз» стендында да урнаштырылган.