«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казанны Екатеринбург һәм Новокузнецк белән тоташтырачак

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа 2020 елдан Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Казан - Екатеринбург - Новокузнецк юнәлешен башлап җибәрә.  Самолетлар 2020 елның 4 гыйнварыннан атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак.

Казаннан кузгалып китү вакыты 10:30 сәгатьтә – Екатеринбург аэропортына 14:00 сәгатьтә утыра, Екатеринбургтан очу вакыты 15:00 – Новокузнецкта 19:30 сәгатьтә утыра.

Новокузнецктан 20:30 сәгатьтә очып китә – Екатеринбург аэропортына 21:00 сәгатьтә утыра, Екатеринбургтан очу 22:00 – Казанда 21:40 сәгатьтә утыра.  *Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Маршрутта Канада авиалайнерлары Бомбардье CRJ-200 хезмәт күрсәтә, пассажирлар салонының максималь сыйдырышлыгы – 50 кеше.

Казаннан Екатеринбургка очуның минималь бәясе - 2 мең 590 сум, Екатеринбургтан Новокузнецкка - 5 мең 730 сум, Казаннан Новокузнецкка - 5 мең 730 сум (билетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта).

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе, яңа маршрут юнәлешләрен ачып һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртып, үз эшчәнлеген динамик рәвештә үстерә.

«ЮВТ АЭРО» АҖ генераль директоры Петр Трубаев әлеге маршрут халык арасында популяр булуына ышана. Екатеринбург - дөньяның иң эре икътисади үзәкләренең берсе, Новокузнецк - заманча сәнәгать шәһәре. Һичшиксез, бу рейсны ачу Татарстан Республикасы, Свердловск өлкәсе һәм Кемерово өлкәсе арасында икътисадый, сәнәгать һәм мәдәни-туристик элемтәләрне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанлылар һәм свердловскилылар, рейс ачылганнан соң, шулай ук, Кемерово өлкәсенең шул ук исемдәге бистәсеннән 5 км еәраклыкта урнашкан Шерегеш тау чаңгысы курортында ял итү мөмкинлеге алачак.  Шерегеш Россиянең тау чаңгысы курортлары арасында ял итү популярлыгы буенча 4 нче урында тора.

Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.

Авиабилетлар сатуда. Сезгә яхшы очыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International