«Южный Парк» торак комплексында яшәүчеләр өчен яхшы хәбәр: 6 декабрьдә «Көнчыгыш» автовокзалы–«Южный Парк» ТК маршруты буенча даими муниципальара хәрәкәт ачыла.
Автобуслар көн саен сәгать аралыгы белән 06.00 дән 20.00 гә кадәр хәрәкәт итәчәк. Юл бәясе - 50 сум, юл вакыты - 40 минут. Ташучы - «Көнчыгыш автовокзалы» ҖЧҖ.
Маршрут турында өстәмә мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәтендә 233-41-17, 259-30-37 телефоннары аша алырга мөмкин.