Татарстан Республикасында барлыгы 9626 ишегалды. 2014 елдан 2019 елга кадәр «Татарстан Республикасының ишегалды территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау» программасы буенча эшләр республиканың 21 шәһәренә кагылды.
2020 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Безнең ишегалды» программасы формалаштырылган, аның кысаларында республиканың торак пунктлары ишегалларында юл өслеген һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту эшләрен башкару планлаштырыла.
2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1500 дән артык объектны ремонтлау планлаштырыла.
Әлеге программаны тормышка ашыруга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә, республика муниципаль районнарының Башкарма комитет җитәкчеләре катнашында зона киңәшмәләре үткәрә.
2019 елның 3 декабрендә Яшел Үзән муниципаль районында зона киңәшмәсе булып узды, анда Биектау, Югары Ослан, Лаеш, Кайбыч, Апас, Әтнә, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм проектны гамәлгә ашыруда катнашу күздә тотылган подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында төзелеш оешмаларының матди-техник базасының әзерлеге, кирәкле материалларны үз вакытында сатып алу һәм халык белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.