ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча чираттагы зональ киңәшмә үткәрде

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча зона киңәшмәләрен уздыруны дәвам итә. Ул Яшел Үзән муниципаль районында узды. Анда Биектау, Югары Ослан, Лаеш, Кайбыч, Апас, Әтнә, Буа, Тәтеш, Чүпрәле һәм Кама Тамагы муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты. «Безнең ишегалды» программасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча формалаштырылган, аны гамәлгә ашыру 2020 елда башланачак һәм өч ел дәвамында барачак.

Ленар Сафин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 9626 ишегалды исәпләнә. Программа кысаларында республиканың барлык торак пунктлары ишегалларында юл өслеген, тротуарларны һәм тышкы яктыртуны ремонтлау планлаштырыла. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, элек, 2014 елдан 2019 елга кадәр, ишегалды территорияләре һәм квартал эчендәге юллар бары тик шәһәрләрдә генә ремонтланган. 2020 елда ремонт программасына 1500-дән артык ишегалды кергән.

Катнашучылар төзелеш оешмаларының матди-техник базасының әзерлеге, кирәкле материалларны үз вакытында сатып алу һәм халык белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International