Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының аэровокзал комплексын бизәү мәсьәләсе буенча Республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.
Утырышка иҗади берләшмә һәм дизайн агентлыклары, шулай ук Татарстан Республикасының туризм үсеше үзәге һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре чакырылган иде, алар оештыру комитеты әгъзаларына Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының аэровокзал комплексын бизәү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча «Казан» халыкара аэропорты җитәкчелегенә тәкъдимнәрне исәпкә алырга һәм оештыру комитетының чираттагы утырышына эксперт сессияләре форматында җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгару өчен аэропортны бизәү концепциясен әзерләргә тәкъдим ителде.
Оештыру комитеты шулай ук Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты оештырган Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының аэровокзал комплексын бизәү буенча яшьләр һәм балалар эшләре конкурсын хуплады.