Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында, аны Россия Президенты Владимир Путин элегрәк билгеләгән иде, РФ Хөкүмәте агымдагы елда төбәкләргә өстәмә 14,7 млрд. сум бүлеп бирде.
Әлеге акчалар шәһәр агломерацияләрендә юл инфраструктурасын модернизацияләү буенча капитал таләп итүче аерым чараларны гамәлгә ашыру өчен 36 субъект арасында бүленгән.
Татарстанга 650 млн. сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзүгә тотылачак.
Дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) беренче класслы гомумшәһәр урамы категориясенә туры киләчәк. Әлеге кисемтә Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы барышында иң катлаулы булып санала. Моның өчен хәрәкәт барышында терәк диварлар төзергә һәм җәяүлеләр өчен җир асты юлы төзергә туры киләчәк.
Хәзерге вакытта грунт эшләре дәвам итә – 40% тан артык чыгарылган. Ферма шоссесы урамында һәм Борисково урамындагы җәяүлеләр күпере терәкләрендә бораулау субайлары урнаштыру, терәк диварларны һәм юлүткәргеч баганаларны бетонлаштыру эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк зур Казан боҗрасының 1 этабын төзүгә 350 миллион сум күләмендә өстәмә федераль финанслау бирелгән иде. Росавтодор белән Татарстан арасында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында тиешле килешү имзаланды. Моннан тыш, Зур Казан боҗрасы төзелешенә Татарстан Республикасы бюджетыннан 2019 елга юл эшләре программасы кысаларында 350 млн. сум бүлеп бирелгән. 1 этап төзелешенең гомуми бәясе - Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр - 2 млрд. сумнан артык. Аның 1 млрд. сумы – федераль бюджеттан, калганы-республика бюджетыннан. Объектны файдалануга тапшыру 2020 елның август ахырына планлаштырыла.