2020 елның гыйнварында S7 Airlines авиакомпаниясе Новосибирск-Түбән Кама-Новосибирск маршруты буенча даими рейсларны үтәүгә керешәчәк.
«Толмачево» аэропортыннан Бигешкә очулар 2020 елның гыйнварыннан алып декабренә кадәр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә Embraer 170 самолетларында башкарылачак.
Новосибирскка рейс федераль бюджеттан, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Новосибирск өлкәсе бюджетларыннан уртак финансланганда төбәк эчендә пассажирлар ташуны субсидияләү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу авиакомпаниягә пассажирларга арзанрак бәядән очыш тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Толмачево - Азиядән Ауропага төп һава юллары кисешкән урында урнашкан көчле авиация хабы - S7 Airlines авиакомпаниясенең Новосибирскка яңа рейсы. Бу Себер һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләренә кадәр юлдагы вакытны янга калдырырга гына түгел, Кама аръягы халкына Новосибирск аэропортының трансфер потенциалын файдаланырга да мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә (Бангкок, Пхукет, Камрань, Гонконг, Сеул, Токио, Пекин һ. б.) S7 Airlines авиакомпаниясенең уңайлы рейсларыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Новосибирск рейсларыннан тыш, 2020 нче елда «Бигеш» халыкара аэропортыннан Краснодар һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә «Азимут» авиакомпаниясе канатларында субсидияләнүче рейслар башкарылачак.