Юл чараларының ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге, шулай ук халык белән хезмәттәшлек итү - илнең 83 субъектында тормышка ашырыла торган «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектының төп үзенчәлекләре менә шул. Җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу системасы, шулай ук илкүләм проектның интерактив картасы «Транспорт атнасы» кысаларында тәкъдим ителгән.
Интерактив карта онлайн режимында Россиянең масштаблы юл кампаниясендә катнашучы 83 субъектында агымдагы елда нинди эшләр башкарылуын күрсәтә. Биредә ил буенча тулаем күрсәткечләргә ирешү динамикасы, төбәкләрдә чараларны гамәлгә ашыру планнары һәм барышы турында мәгълүмат, шулай ук Россия юлларында уңай үзгәрешләрне ачык чагылдыручы конкрет объектлар һәм фоторәсемнәр булган һәр субъектның юл картасы чагылдырылган.
Территорияләрнең проектлары 2019 ел ахырына кадәр кертеләчәк 6,5 меңнән артык объектны үз эченә ала. Агымдагы елда регионнарга федераль бюджеттан 126,2 млрд. сум акча җибәрелгән, шул исәптән субъектларда күп чыгым таләп иткән чараларны гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелгән акчалар.
Илкүләм проект стендында тулаем ил буенча һәм субъектлар буенча мөрәҗәгатьләр статистикасы күрсәтелгән интерактив мәйданчыкны күрсәттеләр. Ел башыннан бирле Россиянең 83 субъектындагы автомобиль юлларын кулланучылардан 5300дән артык мөрәҗәгать кергән, шуларның 88% - ына җаваплар бирелгән, калганнары эштә. Шул исәптән 2900 - «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бкд.рф интернет-ресурсы, «Дорожная инспекция ОНФ/Карта убитых дорог» сайты аша бәяләмәләр. 2260 - социаль челтәрләрдә милли проект берләшмәләрендә калдырылган конкрет мөрәҗәгатьләр.
Стендта шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты турында гомуми мәгълүмат алырга, башкарылган юл эшләре нәтиҗәләре белән танышырга, шулай ук гражданнар илдәге юлларның торышын һәм үткәрелә торган ремонт күләмен үзләре ничек бәяләүләрен белергә мөмкин.
Илкүләм проектны гамәлгә ашыру 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.