20 ноябрьдә Тукай районында Яр Чаллы-Сарман автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнә

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Тукай районында 20 ноябрьдә 20:00 сәгатьтән 20:40 сәгатькә кадәр Яр Чаллы-Сарман автомобиль юлы буенча 0,7 км участогында хәрәкәт чикләнә. Бу чорда биредә автоматлаштырылган үлчәү контроле пункты төзелеше планлаштырылган.

Урап узу өчен Яр Чаллы-Борды, «Яр Чаллы-Сарман»-Борды, М-7 «Волга»-Татарстан-Ташкичү-«Яр Чаллы-Сарман» һәм «Татарстан авылын әйләнеп узу» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләре куелган урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International