ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә 18 ноябрь кичендә һәм 19 ноябрьдә төнлә урыны белән томан көтелә. 19 ноябрьдә көндез синоптиклар төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитүен һәм буран көтелүен хәбәр итә. Республика юлларында, шул исәптән Казанда да, урыны белән бозлавык.
Машина йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларын, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда куркыныч маневрлар ясамауларын, дистанцияне һәм ян интервалны арттыруларын сорыйбыз.