Агымдагы елның 10 ае эчендә Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә 4,6 млн тонна йөк ташылган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка кимрәк.
Хисап чорында Горький магистраленең Казан төбәгендә 2,4 млн. тонна цемент төялгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27,1% ка күбрәк; 600 мең тонна нефть һәм нефть продуктлары (-43,9%); 422,5 мең тонна кара металл ватыгы (-3,1%); 199,2 мең тонна түбе (+26,4%); 98,7 мең тонна азык-төлек товарлары (+34,6%); 29,8 мең тонна металл эшләнмәләр (+31,2%); 6 мең тонна машина, станок, двигательләр (+39,7%) һәм башкалар.
Октябрь аенда Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә 405,3 мең тонна йөк ташылган, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,7% ка кимрәк.