Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 181 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 6 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3438 кеше килгән, 5629 пассажир киткән.
16 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә 12 метрга кадәр. Температура көндез 1-6 градус.