«Бигеш» халыкара аэропорты 10 ай эчендә җитештерү эшчәнлегенә йомгак ясады

2019 елның 15 ноябре, җомга

«Бигеш» аэропортының пассажирлар агымы 10 ай нәтиҗәләре буенча 675 813 кеше тәшкил иткән. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка күбрәк.

Бигештә авиапассажирлар йөртү күләме буенча лидерлар өчлегенә «Аэрофлот», «Победа» һәм Nordwind Airlines (Pegas Fly) авиакомпанияләре кергән, алар күрсәтелгән чорда Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Симферополь, Стамбул, Анталья һәм Монастирга рейслар башкарган.

Эчке линияләрдә авиапассажирлар йөртү күләмен арттыру тенденциясе саклана. Әйтик, 2019 елның гыйнвар-октябрь айларында Россия буенча очышлар ясаучы пассажирлар саны 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4% ка арткан (барлыгы 578 797 кеше). Күрсәткечләрнең иң зур үсеше түбәндәге юнәлешләр буенча теркәлгән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Краснодар.

Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында халыкара рейслардан 97 016 пассажир файдаланган. Иң еш файдалануда AZUR air авиакомпаниясе булган, ул әлеге чорда Анталья, Даламан һәм Дубай рейсларын башкарган.

«Азимут» һәм «РусЛайн» авиакомпанияләре тарафыннан Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән төбәк эчендә пассажирлар ташуны субсидияләү федераль программасы кысаларында башкарыла торган Краснодар, Ростов-на-Дону, Минераль Сулар һәм Екатеринбургка рейслар әлеге чорда югары йөкләнешне күрсәткән.

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча «Бигеш» аэропортының маршрут челтәре киңәйгән. Моңа октябрь аенда Стамбулга (Nordwind Airlines) старт алган рейслар, Краснодарга (Азимут авиакомпаниясе) рейсларның ешлыгын арттыру һәм 2019 елның көзге-кышкы сезоныннан башлап ел әйләнәсендә Сочига (Победа лоукостеры) башкарылган рейслар ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International