Республикада «Татарстанның милли проектлары-2019» дип аталган фотоконкурс башланды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 ноябреннән 20 декабренә кадәр республикада «Татарстанның милли проектлары–2019» фотоконкурсы үткәрелә.

Конкурс «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе һәм региональ проект офислары тарафыннан оештырылды.

Конкурсның төп бурычы - Татарстанда илкүләм проектлар составында төбәк проектларын гамәлгә ашыруны мониторинглау, башкарылган эшләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү, республика җәмәгатьчелегенең игътибарын илкүләм проектларга җәлеп итү, Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында халыкка мәгълүмат бирү.

Конкурсның төп максаты арасында оештыручылар милли проектлар составында Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтүне атыйлар.

Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренчесендә - 2019 елның 1 ноябреннән 10 декабренә кадәр «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең җирле бүлекчәләре иң яхшы эшләрне билгеләү өчен фотоконкурсның район этабын уздыралар. Икенче этапта сайлап алынган эшләр конкурс комиссиясенә 2019 елның 15 декабренә кадәр natsproekty.konkurs@mail.ru электрон адреска «Фотоконкурс «Нацпроекты Татарстана-2019» билгесе белән җибәрелә.

Берничә номинация билгеләнгән: «С нулевого цикла», «Голосуем «ЗА»,  «Раньше не было», «Приглашаем в гости», «Есть решение», «Прямой взгляд»,  «В объективе – дети», «На благо республики, в интересах каждого», «В пример всем» и «Горячее сердце». Һәр фотографиягә аннотация кирәк.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Фотоконкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны оештыручылардан (843) 238-60-40, 238-76-05 телефоннары аша белергә була.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2019 елдан бирле «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Моңа кадәр республика илкүләм проект составына керүче «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектында катнашты. Хәзерге вакытта илкүләм проект буенча 2019 елда юл эшләре тулы күләмдә башкарылган: гомуми озынлыгы 205,8 км булган 175 юл челтәре объекты ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International