Бүген Самара дәүләт элемтә юллары университеты филиалында «R 67 Управление локомотивом» компетенциясе буенча 2019-2020 елларда Татарстан Республикасы WorldSkills Russia төбәк чемпионатын ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасында төбәк чемпионаты 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр узачак. 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәргеләр арасында «Ворлдскиллс»ның 96 компетенциясе һәм 16 яшьтән һәм аннан да яшьрәк конкурста катнашучылар өчен «Ворлдскиллс юниорлар» ның 66 компетенциясе билгеләнгән.
Чемпионат ачылышында Обыденнов исемендәге автотранспорт техникумы студентлары Рушан Кәримов, Салават Мостафин һәм СамГУПСның Казан филиалы студентлары Сергей Винокуров, Ранель Мансуров, Алексей Солтанов, Дмитрий Мамыкин катнашты.
15 ноябрьгә кадәр нык һәм көчле егетләр кемнең һөнәре буенча иң яхшысы икәнен раслаячаклар. Алда - мавыктыргыч ярышлар көннәре, алар, һичшиксез, барысына да кызыклы тәҗрибә китерәчәк, яңа күнекмәләр, шәхси сыйфатлар үстерергә ярдәм итәчәк һәм иң мөһиме - яхшы танышулар өчен мәйданчык булачак.
Катнашучыларга уңышлар телибез һәм иң көчлеләр җиңсен!