Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 151 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 22 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3337 кеше килгән, 3814 пассажир киткән.

12 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура 2-7 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International