Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 154 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3412 кеше килгән, 4571 пассажир киткән.

11 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Аерым районнарда томан. Көньяктан талгын җил. Һава температурасы көндез 1-6 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International