Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 168 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4523 кеше килгән, 3381 пассажир киткән.
8 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил. Һава температурасы төнлә һәм көндез 3тән -2 градуска кадәр төшәр дип көтелә.