2012 нче елда республикада төзүдән һәм реконструкцияләүдән соң файдалануга кертелгән автомобиль юллар участоклары озынлыгы 143 км тирәсе тәшкил итә

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
       Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада 2012 елда юл эшләре программасын тормышка ашыруга багышланган брифинг булып узды.

       Брифингта катнашкан Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов 2012 елга юл эшләре программасы буенча 62 авыл торак пунктларына керү юлын каты катлам белән тоташтыру, шул исәптән 33-е “2010-2015 елларга Россиянең транспорт системасын үстерү” максатчан Федераль программа буенча; Зәй шәһәрен, Камские поляны поселогын әйләнеп үтә торган автомобиль юлның, Буа шәһәрендә тоннель тибындагы юл үткәргечен, Болгар шәһәренең музей-тыюлыгында һәм “Свияжск утрау-шәһәрчеге” объектында причал корылмалары һәм автомобиль юллары төзелешен тәмамлау; Казан-Шемордан, Апас-Кайбыч, Минзәлә-Мөслим, Аксубай-Яңачишмә, Базарлы Матак-Болгар төп челтәрләренең автомобиль юлларын реконструкцияләүне һәм төзүне дәвам итү; Татарстан Республикасы торак пунктларында урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү каралган. Гомумән алганда төзүдән һәм реконструкцияләүдән соң файдалануга кертелгән автомобиль юллар участоклары озынлыгы 143 км тирәсе тәшкил итә. Аерым игътибар уртак куллануда булган региональ автомобиль юлларның булган челтәрен саклап калуга һәм аның техник хәлен норматив таләпләргә туры килгән дәрәҗәгә китерүгә бирелә.

       Министр урынбасары тармакның мөһим бурычы булып транспорт процессында катнашучыларның иминлеге тора дип билгеләп үтте. Программаны тормышка ашыру рамкаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча уртак финанслау суммасы 250,0 млн. сумга чаралар уздырыла.           

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International