Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 174 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 51 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3449 кеше килгән, 4515 пассажир киткән.

1 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил. Температура: 0..-4 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International