Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 160 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4235 кеше килгән, 4231 пассажир киткән.

31 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә. Урыны белән кар, юеш кар. Иртән һәм көндез аерым районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Һава температурасы көндез +1..- 3 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International