«Татфлот» судно йөрешле компаниясе Идел буенча пассажирлар навигациясен 11 ноябрьдә төгәлли

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

«Татфлот» судно йөрешле компаниясе Идел буенча пассажирлар навигациясен 11 ноябрьдә төгәлләячәк. Җәдвәл буенча, бу көнне теплоход Печищидан Казанга 6.45 сәгатьтә килеп җитү белән финал рейсын башкарачак. Җәдвәл буенча 10 ноябрьгә кадәр Печищега көн саен дүрт рейс, шулай ук Ташевкага кадәр көн саен бер рейс башкару дәвам итә.

Бу елның навигациясендә Казан елга портыннан Студенецка кереп Садоваяга кадәр, Югары Осланга кереп Печищига кадәр, Түбән Ослан, Ключищи, Матюшинога кереп Ташевкага кадәр, шулай ук Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино, Ташевка, Гребеняга кереп Кызыл Байрак һәм Шелангага кадәр рейслар башкарыла.

Моннан тыш, Татарстан башкаласыннан Свияжскига кадәр (көн саен бер рейс) һәм Болгар белән Тәтешкә кадәр (көн саен өч рейс) тиз йөрешле рейслар оештырылган.

Чистай елга портыннан Кызыл Ярга кадәр рейслар оештырылган, ә Чаллыдан – Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье һәм Грахань тукталышларына кереп, Соколкага кадәр көн саен рейслар оештырыла.

Татарстанда шәһәр яны элемтәсендә су буенча ташуларны «Судоходная компания “Татфлот”» АҖ һәм «Производственное объединение нерудных материалов “Набережные Челны”» ҖЧҖ башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International