Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 169 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4574 кеше килгән, 4486 пассажир киткән.
28 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә, көчәйгәндә 19-24 метрга кадәр.Температура 9-14 градус.