Татарстанда Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлы участогында юл капламы җәйгәндә инновацион материал кулланылган

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлы участогында югары катлам җәйгәндә  Венгрия компаниясе эшләгән MOL Group модификацияләнгән битум файдаланылган.

Эксперименталь участокның озынлыгы бер километр тәшкил итә. Белгечләр фикеренчә, химик стабилизацияләнгән резинобитум композициясен куллану хисабына капламның түбән температурада сыгылу коэффициентын арттыру күздә тотыла. Шулай ук әлеге битум транспорт агымыннан тавыш дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә.

Проект Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Татнефть» ГАҖ, MOL Group һәм «Татнефтедор» ҖЧҖ компанияләренең уртак тырышлыгы белән гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International