ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының чираттагы коллегия утырышы булып узды

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
      “Казан ярминкәсендә” 10 октябрьдән “ДорТрансЭкспо” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы күргәзмәдә түбәндәге стендлар тәкъдим итте: “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ реконструкцияләү, Казанның тимер юл инфраструктурасын үстерү, Универсиаданы транспорт белән тәэмин итү, Казан шәһәренең урам-юл челтәрен үстерү, ведомствога караган геоинформация системасы.

       Күргәзмә рамкаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашлыгында “Универсиада 2013 каршысына” киңәйтелгән коллегия утырышы узды. “2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага Казанның урам-юл челтәрен хәзерләүнең барышы турында” доклад белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов чыгыш ясады. Ул Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 уздыру буенча министрлыкның төп бурычы булып транспорт инфраструктурасын комплекслы хәзерләү торуын билгеләп үтте.

       Гамәлгә ашыру стадиясендә булган иң мөһим транспорт проектларына “Казан” халыкара аэропорты инфраструктурасын үстерү, “Казан” тимер юл станциясеннән “Казан” халыкара аэропортына пассажирлар ташуны оештыру, Казанның урам-юл челтәрен камилләшәтерү һәм җәмәгать транспортының күчмә составын модернизацияләү керә.       

       Казанның урам-юл челтәрен үстерү программасы буенча 23 шәһәр юлын, 11 транспорт чишелешен, 41 җәяүлеләр юлын төзү һәм реконструкцияләү, 89,28 км озынлыкта булган шәһәрнең 63 урамын капиталь ремонтлау, юл хәрәкәте белән идарә итүче автоматлаштырылган система төзү каралган.

       20 нче сентябрьгә 23 җәяүлеләр юлында, 16 юл участогында, 7 транспорт чишелешендә хәрәкәт булдырылган. 21 урамда капиталь ремонт тәмамланган.

    Иң мөһим объектларның берсе булып Ленин дамбасы һәм Казанка елгасы аша күпер участогын реконструкцияләү тора. Ленин дамбасын реконструкцияләү 2013 елның язында тәмамланачак, бу 9 хәрәкәт полосасыннан торган күп катлы транспорт чишелеше булачак.    

      Агымдагы елда ИделМ-7 автомобиль юлы ягыннан Горький шоссесы, «Казан – Оренбург» автомобиль юлына чыгучы Оренбург тракты, ремонтланган, Мамадыш трактын реконструкцияләү буенча эшләр тәмамланып килә.

        Универсиада 2013 транспорт белән тәэмин итү турында “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов сөйләде.

       Коллегия утырышында йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов чыгыш ясады. Ул барлык юл хуҗалыгы, автотранспорт предприятиеләре эшчеләрен һәм ветераннарын якынлашып килгән профессиональ бәйрәм белән котлады һәм аларга осталыклары һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

       Коллегия рамкаларында республиканың иң яхшы транспорт комплексы эшчеләрен бүләкләү булды: Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин – РФ Транспорт министрлыгы һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ведомство бүләкләрен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International