Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3541 кеше килгән, 5196 пассажир киткән.

24 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура 8-13 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International