Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 154 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3515 кеше килгән, 3324 пассажир киткән.
22 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 8-13 метр тизлектә, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр. Температура 7-12 градус.