Түбән Камадан Мәскәүгә күп сыйдырышлы лайнерлар оча башлаячак

2012 елның 9 октябре, сишәмбе
      Түбән Каманың «Бегишево» аэропортында Мәскәүгә кадәр рейсларда әз пассажирлар сыйдырышлы самолетлар зурыракка алыштырылачак. Аэропорт җитәкчеләре фикеренчә, әлеге карар, пассажирлар агымы арту аркасында билетлар җитмәү пролемасын бетерүгә ярдәм итәчәк.
      15 октябрьдә “ЮТэр” авиакомпаниясе клиентлары АТР-72 урынына 737-боингларында очачаклар. Ә 26 октябрьдән “Аэрофлот” суперджетлар урынына А319 җибәрәчәк.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International