Ноябрьдә бәйрәм көннәре булу сәбәпле Казан – Мәскәү маршруты буенча өстәмә поездлар билгеләнәчәк

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе
       295/296 нчы Казан-Мәскәү-Казан поезды Казаннан 1 ноябрьдә 23.30 кузгалып китә, Мәскәүгә 2 ноябрьдә 11.35 килә. Мәскәүдән кире 3 ноябрьдә 01.40 кузгалып китә, Казанга 3 ноябрьдә 15.50 килә.  

     205/206 нчы Казан-Мәскәү-Казан поезды Казаннан 2 һәм 6 ноябрьдә 00.15 кузгалып китә, Мәскәүгә 2 һәм 6 ноябрьдә 12.35 килә. Мәскәүдән кире 2 һәм 6  ноябрьдә 23.18 кузгалып китә, Казанга 3 һәм 7 ноябрьдә 11.29 килә. 

        275/276 нчы Казан-Мәскәү-Казан поезды Казаннан 5 ноябрьдә 15.05 кузгалып китә, Мәскәүгә 6 ноябрьдә 4.00 килә. Мәскәүдән кире 6 ноябрьдә 9.20 кузгалып китә, Казанга 6 ноябрьдә 22.53 килә.

      282/281 нче Мәскәү-Казан-Мәскәү поезды Мәскәүдән 2 һәм 4 ноябрьдә 18.48 кузгалып китә, Казанга 3 һәм 5 ноябрьдә 09.07 килә. Казаннан кире 4 һәм 5 ноябрьдә 19.00 кузгалып китә, Мәскәүгә 5 һәм 6 ноябрьдә 11.25 килә.     

      Өстәмә поездлар турында мәгълүмат азаккы түгел, чөнки поездлар пассажирлар агымына карап тагын билгеләнә ала. Поездлар расписаниесе турында барлык мәгълүматларны пассажирлар “РТЮ” ААҖ Бердәм мәгълүмати-белешмәләр үзәгендә (сервиска Интернет челтәрендә керү мөмкинлеге бар, шул исәптән коммуникаторлардан һәм кесә телефоныннан. Сервиска керү юлы: www.rzd.ru /Пассажирларга/) яисә 8 (800) 775-00-00 телефоныннан белә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International