Татарстан Иҗтимагый палатасында «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларының аэровокзал комплексларында Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев образларын рәсмиләштерүдә чагылдыруга бәйле эшләрне башкаруда хезмәттәшлекне тәэмин итү буенча Республика оештыру комитеты утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин үткәрде.
Оештыру комитеты әгъзалары аэропортларга тәкъдим ителгән исемнәр нигезендә аэровокзал комплексларын рәсмиләштерү юлларын һәм концепцияләрен карадылар. Казанда Габдулла Тукай тормышында иҗади өлешкә басым ясау планлаштырыла икән, «Бигеш»тә - Татарстанның сәнәгать потенциалына, Кама аръягы төбәгенең аякка басуына һәм үсешенә һәм монда Николай Лемаевның роленә басым ясала. «Бигеш» аэропортын рәсмиләштергәндә химия һәм нефть химиясе фәнен һәм сәнәгатен билгеләүче мөһим элементлардан файдалану идеясе тормышка ашырылырга мөмкин. Бу күп дистә еллар дәвамында Европаның иң зур предприятиеләре арасына кергән «Түбән Кама нефть химиясе» заводын төзегән Николай Лемаевка һәм аның көрәштәшләренә хөрмәт билгесе булачак.
Оештыру комитеты шулай ук аэропортларны рәсмиләштерү буенча төрле категорияләре республика гражданнарының фикерен исәпкә алып, халык алдында эш башкару бурычын да хуплады. Моның өчен архитекторлар, тарихчылар, журналистлар һәм теләгән гражданнарны җәлеп итеп, җәмәгатьчелек фикер алышуы оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, илебез аэропортларына бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» дигән масштаблы конкурс 2018 ел ахырында узды. Финал тавыш бирүдә республиканың ике халыкара аэропорты өчен 193 меңгә якын тавыш бирелде. «Казан» аэропорты буенча халык тавыш бирүдә Габдулла Тукай җиңде, «Бигеш» өчен ил халкы Николай Лемаев исемен сайлады. 2019 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин аэропортларга сайланган исемнәр беркетелгән Указга кул куйды. Шул ук вакытта исем бирү аэропортларның гамәлдәге атамасын халыкара классификация буенча үзгәртергә кирәклеккә китермәде.
Ноябрь аенда Николай Васильевич Лемаевның 90 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк.