Җаваплы хезмәткәрләр транспорт чарасын тикшергәндә автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар”, транспорт чарасының алдагы панелендә ташучы турында хәбәр булуына игътибар итәләр.
Мәгълүматлар буенча республикада 5 нче октябрьгә 5500 рөхсәт кәгазе бирелгән. Рөхсәт кәгазе алу процедурсын гадиләштерү өчен республикада зона принцибы буенча 11 үзәк булдырылган. Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач бер көннән соң 5 елга түләүсез бирелә.
Искә төшерик, апрельдә таксистлар эшчәнлеген тәртипкә салу өчен федераль законга берничә мөһим үзгәрешләр кертелде. Хәзер йөрү бәясе теркәлгән очракта җиңел таксига таксометрлар куелмаска мөмкин. Рөхсәтне автомобильне нотариаль расланган ышаныч язуы яисә аренда договоры нигезендә файдаланган очракта алырга була – элегрәк мәҗбүри шарт булып автомобильне шәхси милектә булса яисә лизинг договоры буенча куллану хокукы тора иде. Үзгәреш йөртү стажына да кагылды – ул 5 елдан 3 елга кадәр кимеде. Җиңел таксиларның һәр ярты ел саен техник карауны узу таләпләрен бетерделәр.