ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау тактасы: «Волгадорстрой» ҖЧҖнең юл эшчесе Наталья Фролова

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау тактасы: Фролова Наталья Федоровна. Наталья Федоровна юл тармагында 2002 елдан бирле эшли. Ул «Дорстройматериалы» МУП, «Дорожно-ремонтно-строительный трест» МУП, «Дорспецстрой» ҖЧҖ һәм «Стройхимсервис» ҖЧҖдә асфальт-бентончы булып, «КДК» ҖЧҖдә юл эшчесе булып эшләгән. 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадага Казанның урам-юл челтәрен үстерү программасын тормышка ашыруда катнашкан һәм яңа развязкалар төзегән, шәһәр урамнарын ремонтлаган.

Наталья Федоровна «Волгадорстрой» ҖЧҖдә 2015 елдан бирле эшли. Коллективта аны игелеклелек, ярдәмчеллек һәм күңелле холык өчен яраталар. Фролова Н. катнашында 2017 елгы FIFA Конфедерацияләр Кубогын, 2018 елгы FIFA футбол буенча дөнья чемпионатын, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын үткәрүгә Казанның юл инфраструктурасы объектлары норматив халәткә китерелгән.

Наталья Фролова «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча да юлларны ремонтлый. Аның катнашында Казанның Ибраһимов проспекты һәм Декабристлар урамы яңартылган.

Наталья Федоровна Яшел Үзән районының Олы Ключи һәм Уразла торак пунктлары арасында юл төзегән. Путейская, Мариуполь, Салмачи бистәсенең үзәк урамнарында яшәүчеләр исә бу объектларны ремонтлауда һәм реконструкцияләүдә аның зур өлеше барлыгын белегез.

Хөрмәтле Наталья Федоровна! Уңышлы хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International