Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 163 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 58 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5728 кеше килгән, 6469 пассажир киткән.
3 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура 15-20 градус.