Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 169 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 11 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 24 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4977 кеше килгән, 5792 пассажир киткән.
1 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, көчәйгәндә урыны белән секундына 22 метрга кадәр. Температура 9-14 градус.