ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үз ветераннарын котлады

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе

      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традициягә кергән тантаналы чара булып узды. Министрлыкта төрле вакытта эшләгән һәм хәзер дә эшләүче 42 ветеран бар. Аларны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Инсаф Хайруллин котлады:

      -  Безнең кадерле ветераннарыбыз! Сезнең һәрберегез республикада транспорт комплексы үстерүгә көч керткән һәм безнең министрлык алдына куелган бурычларны уңышлы үтәгән. Чын күңелдән сезгә күп елларга нык сәламәтлек һәм бәхет телим. Гел шундый дәртле һәм яшь күңелле булып калыгыз.

       Инсаф Хайруллин тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе элеккеге автоюллар бүлеге мөдире Илдар Ситдиковка РФ Транспорт министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Бу бәйрәм көнендә министрлык ветераннарына концерт программасы оештырылды һәм азык-төлек җыелмасы бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International