Россиядә 1 нче октябрьдән автоюл транспортыннан парник газлары чыгарылуын кыскарту буенча проектны тормышка ашыру башлана

2012 елның 2 октябре, сишәмбе
      Шушы көннәрдә РФ Транспорт министрлыгында “Россия шәһәрләрендә автоюл транспортыннан парник газлары чыгарылуын кыскарту” проектын тормышка ашыру буенча килешүгә кул куелды.

      Килешүгә РФ Транспорт министры урынбасары Николай Асаул һәм Россия Федерациясендә БМО Үстерү программасы проектларына ярдәм күрсәтүче офисның башлыгы Елена Арманд кул куйдылар.

      Проект 2012 елның 1 октябреннән 2017 елның 30 сентябренә кадәр Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм РФ Транспорт министрлыгы белән Глобаль экология фонды тормышка ашырачак. Ул шәһәр транспорты белән идарә итү һәм планлаштыруны яхшырту исәбеннән атмосферага парник газлары чыгарылуын киметүгә юнәлдерелгән. Моның өчен эффектив мониторинг системасы һәм экологик яктан чиста транспорт йөрүе булдырылдачак. Шулай ук яңа түбәнуглеродлы транспорт технологияләрен күрсәтү каралган. Проектларны күрсәтү өчен эксперименталь мәйданнар итеп Казан һәм Калининград шәһәрләре билгеләнгән.         

      Моннан тыш, проект белән стратегик идарә итүне тәэмин итү өчен ведомство арасында Координацион комитет булдыру планлаштырыла. Аның белән РФ Транспорт министры урынбасары Николай Асаул җитәкчелек итәчәк. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан комитет составына транспорт һәм логистика идарәсе мөдире Алексей Сидоров керәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International