Килешүгә “КХА” ААҖ генераль директоры Алесей Старостин һәм “Гражданлык аэропортлары (аэродромнары) администрациясе” ДУП баш инженеры Андрей Земляков кул куйдылар. Кул кую церемониясендә Росавиация җитәкчесе урынбасары Константин Махов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Айзатуллин һәм “Казан” халыкара аэропорты администрациясе вәкилләре катнаштылар. Документ нигезендә, аэропорт вакытлыча кулланырга 31 аэродром техникасы, шул исәптән 21 үзйөрешле пассажир трапы, 7 җир өстендәге тәэмин итүче җайланма, үзйөрешле күтәргеч, һава судносына эчә торган су салучы һәм самолетның бәдрәф бүлекләрен җыештыру буенча машиналар алачак. Бирелгән милек гражданлык аэропортлары администрациясендә хуҗалык карамагы хокукында булган, һәм сентябрь башында Владивостокта булып узган АТЭС форумында дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларына хезмәт күрсәтергә кулланылган. Транспортлау Приморск краеның Артем шәһәреннән тормышка ашырылачак. Мондый килешүгә, Андрей Земляков билгеләп үткәнчә, беренче тапкыр кул куела.
Техниканы куллану “Казан” аэропортына җәйге Универсиада катнашучыларына һәм кунакларына хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Шуннан соң, А. Земляков әйтүенчә, әлеге техника Сочи аэропортына 2014 елда кышкы Олимпиаданы уздырган чорда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен биреләчәк.