Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 148 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 42 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5858 кеше килгән, 5419 пассажир киткән.

9 нчы августта республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, томан. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 16-21 м тизлектә. Температура: 21-26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International