Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 29 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5282 кеше килгән, 6000 пассажир киткән.

6 нчы августта республикада болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Төнлә аерым районнарда яшен. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә. Температура: 11-16 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International