Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 2 августы, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 52 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5566 кеше килгән, 5298 пассажир киткән.

2 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәйгәндә секундына 16-21 метр тизлектә. Температура: 13-18 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International